Әс-саләмү аләйкүм!   

Татарның телен саклау-ныгыту, татарның бердәмлеген, ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнарга ЯҢАЛЫК:
Туган телне, татар халкының көдрәтен, күәтен саклау, ныгыту, үстерү юллары.                       

2010 елның 24 февралендә Мәскәүнең Милләтләр Йортында «Туган тел» оешмасы Халыкара туган тел көненә багышланган Дүртенче очрашу (Конференция) уздырды.                     

Ул Конференцияга мөстакыйль татар тарихчысы һәм язучысы Гали Еникәй, «Туган тел» оешмасының  бу бик мөһим очрашуга чакыруына җавап итеп,  үзе киләлмәсә дә, Татар телен, халык бердәмлеген, ихтыярын-ихтирамын күтәрү эшенә багышлаган макәләсен язып җиткергән.

“Туган тел” оешмасының җитәкче урынбасары Дамир Сираҗетдинов әфәнде Гали Еникәйнең шул макәләсен Конференцияда укып белдерде.
Гали Еникәй үзенең макәләсен, аны барча укыган-белгән халык аңласын өчен диеп, шулай ук, безнең арада әйткәндә,  бик кызганычка каршы, татарча укый-сөйләшә белмәгән татарлар да күбәйгәннән-күбәйгәнен, шул татарларга да үзенең сүзләрен ишеттереп-аңлатып, аларны “Туган тел сыенына кире кайтаруны” тырыштырырга кирәген дә күздә тотып, рус телендә язып җибәргән.     

Гали Еникәйнең бу макәләсе “Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”) диеп атала. Әйткән макәләне Татарның телен саклау-ныгыту, татарның ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнар менә шунда табып укый ала:   
http://tartareurasia.ucoz.com/publ/star … enikeeva/2

Олы ихтирам белән Камил Халфә

---------------------------------------------------------------------------

Ассаляму алейкум!

НОВОСТЬ для неравнодушных к делу обережения и укрепления татарского языка, а также к делу укрепления престижа, силы духа и единства татарского народа:

24 февраля 2010 г.  Московское общество татарской культуры  «Туган тел» провело в Московском Доме национальностей очередную (по счету – четвертую) конференцию, посвященную Международному дню Родного языка.

В ответ на приглашение общества «Туган тел» на участие в указанной Конференции, независимый татарский историк и писатель Гали Еникеев - поскольку по объективным причинам не имел возможности прибыть на Конференцию - направил свою статью «Триединое наследие наших Предков».  Статья посвящена делу обережения и укрепления татарского языка, а также делу укрепления престижа, силы духа и единства татарского народа. Указанная статья Гали Еникея была зачитана участникам Конференции Дамиром Серажетдиновым - вице-президентом Региональной благотворительной общественной организации «Московское общество татарской культуры «Туган Тел».
Гали Еникей указанную свою статью  написал на русском языке – чтобы статью эту смогли прочитать как можно больше людей, при том особо имея в виду то, что, к сожалению, все больше и больше татар не могут читать, а многие и разговаривать на родном языке.

Соответственно, одной из целей статьи Гали Еникея «Триединое наследие наших Предков» является «возвращение в лоно Родного языка» теряющих свой язык соплеменников.

Неравнодушные к делу обережения и укрепления татарского языка, а также к делу укрепления престижа, силы духа и единства татар могут прочитать указанную статью здесь: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/star … enikeeva/2

С уважением ко всем, Камиль Халфа

Отредактировано Kamil (2010-03-10 22:17:38)