Татарский форум

Информация о пользователе

Привет, Гость! Войдите или зарегистрируйтесь.


Вы здесь » Татарский форум » История » Правильно ли мы понимаем историю?


Правильно ли мы понимаем историю?

Сообщений 1 страница 2 из 2

1

Мин куп еллар тарих укытам hэм аны уку эсбэплэреннэн укып танымыйм: анда экият. Татарларга > торкилэргэ > урысларга... (бер халыктан башкаларнын hэммэсенэ) - дорес тарихны табу кирэк.
Минем тарихка карашым Сезлэргэ экият кебек тоелыр:
Мен ел ярым элек - Жирдэ бер тел (диалектлары белэн) булган: ул торки тел.
Америка индеецлары, шумер, этруск (узлэрен "т?рк" дип атаганнар) - аерылган диалектлар.
...Мэхсус бер группа - лэуче жрецлар сектасы - "Сары илне" (сары - борынгы торкичэ - алтын) "башка юл" белэн буйсындыруны максат итеп куя ("сары"ны "тарих ясаучылар" "Алтын" итэлэр. Эмма карагыз: Сарай, Сарай-Бату, Мэнгу-Сарай, Бахчисарай, Сарайчык...) Монын очен шушы максатка хезмэт итэрдэй дин ясала - торкилэрнен гаять камил "турэ"исемле законнар жыентыгы белэн "ян" (янг) - тэнречелек дине тэгълимэтлэрен кушып hэм шуны "жимерту принцибы" белэн боталап "Ходай телендэ" тэурэт (тора) булдырганнар. Баштагы заманнарда моны кем дэ укый алмаган...
Башкалар очен исэ яна дин hэм "Ходай теле" ясала: ул - санскрит (эле дэ "божественный" дип атала); тэржемэдэ: "со-ставленный"... Билгеле, "Апостоллар" башта бу телне узлэре ойрэнэлэр hэм халык арасында бу тел hэм дин белэн кешелэрне шак-катыралар. Бу - Тэнрегэ табынган торки илне беренче тапкыр "китеп алырга" юл... Тэнречелэр дэшми - бердэнбер булган дин агрессиягэ эзер тугел - курелмэгэн чиргэ иммунитет юк...
Шул ук принципта - Леви Матай аша "янг килэ" > ягъни - "йон килуе" > евангелие. Моны ике яклап ясыйлар: башта конбатышта латин хэрефлэре белэн, латин телендэ (17 гасырга хэтле костелларда фэкать шул телдэ генэ дин эшлэре башкарылган); "Ходай телендэ" сойлэшуче апостоллар бу "коллар" динен тараталар; бераздан "славян" хэрефлэре белэн коралланган славян телле апостоллар Балкан ярым уравында эш итэ башлыйлар. Берэздан - куптэн котелгэн дини сугышлар башлана, э ике тел боталган жирлэрдэ - диалектлар туа... Апостол булып йоручелэргэ инде "булган" теллэрдэн бутап яна торле сузлеклэр ясап - "яна теллэр" булдыру - берни тормый... Гасырлар утэ (Эле В. Даль Суздаль диалектын ойрэнеп - аны торки, гарэп, фарсы славян сузлэрен механик рэвештэ буталап ясалган "ясалма орфен теле" дип атый)...
Бу - схематик куренеш кенэ - деталлэрен бу макалэгэ сыйдыру момкин тугел.
Шунысы буген шиксез: словен теле - торки телдэн 20-25 торле калыпка салып ясалган тел. (бу турыда Н.Хусаинов. Тюркские основы и арабско-персидские заимствования (через тюркские языки) русского языка. Н. Челны, 2006г.)
Хэзер шул ук автор латин теленен шундый ук сузлеген тэмамлап килэ. Э латин-славян теллэре санскрит белэн "бер тамырдан булганга курэ генэ "индоевропа теллэре гаилэсен тэшкил итэлэр. Э инде иран теллэре исэ - санскрит белэн "веда"дан (сонгысы - шул ук тамырдан) чыкканнар...
.....................................................................
... Сонрак - боларнын "очларын" югалту очен тарих "фэне" барлыкка китерелэ. Анын топ олешен - хронологиясен - шул ук сектадан булган Скалигер hэм Петавиус башкаралар. Европада "индекс...", э Болгария белэн Урус илендэ "список" "запрещённых книг" ясала hэм мэхсус кочлэр чын тарих эзлэрен саклаган hэрбер язманы юк итеп чыгалар. Бу "эш" эле дэ дэвам итэ... Инквизиция учакларында "катар ересендэ" гаеплэнгэн кешелэр белэн бергэ китаплар да юкка гына яндырылмаган. Э катарлар исэ узлэрен булгар дип атаганнар - бусы хэзер сер тугел инде. Катар замоклары эле дэ ботен Европанын ин биек таулары остендэ мэхэбэт вэ горур кыяфэттэ торалар.
.....................................................................
...Европа тарихыннан 11нче гасырдан бераз мэгълумат саклана алган - кубесе узгэртелсэ дэ. Э анарчы - дом карангы. Мэктэптэге "борынгы"лар - экият.
Урыс иленен тарихында чын вакыйгалар "эзе" 13нче гасырдан башлап сакланган. Анарчысы - тулы экият. 13нчедэн 15нчегэ кадэр - "Сары ил" тарихын узгэртеп язудан гыйбарэт. (Шуна курэ тарихта "сарациннар" эле тегендэ, эле монда теркэлгэннэр, э иллэре, чыгышлары - юк...)
...Борынгы славян телендэ Иерусалим - иерсим дип аталган. АФ. Никитин (15 гасыр саяхэтчесе) "Урус йерен тангры сакласын" - дип язганда, у каждого народа свой Иерусалим - дип раслый.
Ярар, жэмагать, хэзергэ житеп торыр.
Чын тарих - ул безнен беренче дэрэжэле коралдыр.

0

2

Нашла очень интересную книгу по теме  http://history-library.com/index.php?id … mp;page=7, надеюсь вам пригодится  :cool:

0


Вы здесь » Татарский форум » История » Правильно ли мы понимаем историю?